16+

2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы күпмегә артачак?

2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр артачак

2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр артачак

Татарстан Министрлар Кабинеты карары имзаланды.

2024 елдан Татарстанда җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләме үзгәрәчәк. Тиешле карар Татарстанның рәсми порталында бастырылды.

Мәсәлән, җан башына яшәү минимумы 12 966 сумнан 13 135 сумга кадәр артачак.

Эшкә яраклы татарстанлылар өчен яшәү минимумы 14 133 сумнан 14 317 сумга кадәр, пенсионерлар өчен 11 151 сумнан 11 296 сумга кадәр, балалар өчен 12 577 сумнан 12 741 сумга кадәр артачак.

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading