16+

21 кешенең гомерен өзгән "Керчь атышчысы"ның мәетен әти-әнисе алмаган

Керчь политехник көллиятендә шартлау һәм атыш оештырып, 21 кешенең гомерен өзгән Влад Росляковның мәетен әле әти-әнисе һаман моргтан алмаган.

14 көн эчендә мәет алынмаса, аны дәүләт хисабыннан, кайда туры килә шунда күмәчәкләр, дип белдергән Керчь хакимияте башлыгы Дилявер Мельгазиев.

Росляковның әти-әнисеннән бу көннәрдә тикшерүчеләр сорау ала, тикшерә. Аларны егетнең кайдан акча алуы кызыксындыра. Чөнки әнисенең 14 мең хезмәт хакы кайбер айларда коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә җитми торган булган, дип яза rusonline.org.

Керчь шәһәрендә 19нчы октябрь көнне – 14, 20се көнне 6 кешене соңгы юлга озатканнар. Ә бер кешене туганнары Челябинскига алып кайтып җирләгәннәр.

Фото: rusonline.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X