16+

23 миллион сум салым бурычы булган эшмәкәр кулга алынган

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казанда бер шәхси эшмәкәрнең салымнар түләүдән читләшеп йөрүен фаш иткән.

Әлеге кеше күчемсез милекне наемга ягъни кулланып торуга бирү белән шөгыльләнгән. Ләкин, салым декларацияләрендә ялган мәгълүматлар күрсәткән, өстәмә бәягә 23 миллион сумнан артык күләмнәрдә салым түләүләрдән читләшкән. Бу беррәттән өч финанс елында түләнелергә тиешле салымнарның 100 процентын тәшкил итә.

Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе шушы фактка җинаять эше кузгаткан. Җинаять эше Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 198 нче матдәсенең 2 нче өлешенә нигезләнелә (физик затлардан салымнар һәм җыемнар түләүдән читләшү). Бу матдәдә өч елга кадәр иректән мәһрүм итү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading