16+

30 апрельдән Казанның бакча җәмгыятьләренә маршрут автобуслары йөри башлаячак

Дача участокларына бару бәясе 35 сумнан 60 сумга кадәр тәшкил итәчәк

Дача участокларына бару бәясе 35 сумнан 60 сумга кадәр тәшкил итәчәк

30 апрельдән Казанның бакча җәмгыятьләренә маршрут автобуслары йөри башлаячак. Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр.

ТР Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, ихтыяҗ зур булган алты маршрутта 13 автобус эшләячәк. Транспорт салоннарында һәр сменадан соң дезинфекция һәм соңгы тукталышларда үтәли җилләтү үткәреләчәк. «Мондый режимны үтәү шәһәр җәмәгать транспортының барлык пассажирлары өчен мәҗбүри, шул исәптән җәйге сезонлы бакчачылык маршрутларында», - диде Габделхаков. Юл йөрү бәясе 35 сумнан 60 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Автобусларның төгәл расписаниесен шәһәр халкы транспорт сайтында яисә 7(843)275-30-50 телефоны буенча белә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading