16+

30 августта шәһәр транспорты төнгә кадәр йөри

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан, Казан метрополитены көчәйтелгән режимда төн уртасына кадәр эшли.

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан, Казан метрополитены көчәйтелгән режимда төн уртасына кадәр эшли.

5нче трамвай маршрутындагы трамвайлар саны да арттырыла - 18гә кадәр җиткереләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Декабристлар урамы буенча йөрүче 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 89, 98 нче номерлы автобус маршрутлары саны да арттырыла.

Бәйрәм тәмамлангач, 21:00дә 70 данә махсус җәмәгать транспорты йөриячәк. Декабристлар урамы 2нче йорт яныннан (Энергоуниверситет тукталышы) Ибраһимов проспекты юнәлешенә таба 45, 60, 18, 6, 15, 36, 46, 75, 33, 35, 37, 62, 89, 43 маршрутлары буенча 42 автобус; Декабристлар урамы 1нче йорттан (Яшьләр үзәге тукталышы) Меңъелллык мәйданы юнәлешенә 28 автобус йөри: Алар 1, 30, 31, 22, 56, 2, 29, 89, 35а, 33 санлы маршрутлар булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading