16+

300 сумлык прибор ярдәмендә гомерләрне саклап калып була: аның ярдәмендә 67 кеше исән калган, аларның - 34е балалар

Татарстанда ел башыннан 5 мең 21 янгын чыккан, аларда 115 кешенең гомере өзелгән, 201 кеше төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре алган.

300 сумлык прибор ярдәмендә гомерләрне саклап калып була: аның ярдәмендә 67 кеше исән калган, аларның - 34е балалар

Татарстанда ел башыннан 5 мең 21 янгын чыккан, аларда 115 кешенең гомере өзелгән, 201 кеше төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре алган.

Янгыннар сәбәбендә, ел саен 1 миллиард сумга кадәр матди зыян ясала.
Бу куркыныч саннарны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге идарәсенең бүлек җитәкчесе Максим Трущин хәбәр итте.

- Һәр кешенең үлеме зур фаҗига, әлбәттә. Ләкин, балаларның үлеме аеруча аянычлы хәл. Быел янгыннар 11 баланы корбан итте, ә 21 бала тән пешүләре алды, - диде Максим Трущин.

Кукмара районындагы бер өйдә газ колонкасыннан ут чыга. Әби ярдәм сорап, урамга йөгерә, ә өйдә калган ике сабый, шул арада, төтенгә тончыгып үлә.

Апас районында әти-әнисе кечкенә баланы өйдә ялгызын бикләп калдырып, үз йомышлары белән киткән. Сабый әйберләр эзләп-актарынып йөри торгач, шырпы тапкан һәм шкафтагы киемнәргә ут төрткән. Бичара бала ишекне ачып котылырга тырышкан, тик төтенгә буылып, ишек бусагасына ятып, җан биргән.

Янгыннар 3247 очракта ут белән саксыз эш йөртү сәбәбендә килеп чыккан. Шәхси йортларда һәм дачаларда янгыннар күбрәк күзәтелә. Республиканың 17 районында янгын очраклары арткан, Түбән Кама районында гына да быел ике йөздән артык янгын булган.

Ватык яки кулдан ясалган электр җылыткычларын кулланырга ярамый. Урын-җир өстендә исерек хәлдә тәмәке тарту-үз теләгеңдә үлемгә баруга тиң.

- Сабыйларны өйдә үзләрен генә һәм инде бик өлкән яшьтәге әби-бабайлары белән дә калдырмагыз. Өлкән яшьтәгеләрнең инде аларның үзләрен дә ут-күздән сакларга кирәк, - дип киңәш итте Максим Трущин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең өйләренә һәм фатирларына янгын хәбәр биргеч приборлар урнаштырыла. Республикада 2016 елдан башлап Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, күп балалы гаиләләргә, 70 яшьтән югары яшьтәге ялгызакларга, финанс яктан кыен хәлдәге гаиләләргә 68 576 прибор таратылган.

- Янгын хәбәр биргечнең бәясе 300 сум, приборны өй яки фатир түшәменә беркетергә кирәк, чөнки төтен өскә күтәрелә. Түшәмгә беркетү мөмкин булмаса, приборны стенаның югаргы ноктасына беркетү зарур. Кемнәрдер: ”Без МЧСтан” дип, 1,5 мең сумга янгын хәбәр биргече сатып йөри икән, сатып алмагыз һәм акча түләп куйдыртмагыз. МЧС приборлар сату белән шөгыльләнми, социаль яклауга мохтаҗларга приборлар урнаштырганда бернинди түләү алмый, - дип кисәтте Максим Тущин.

Янгын хәбәр биргеч прибор 25 очракта ут таралуны вакытында туктату мөмкинлеге биргән. Мәсәлән, быелның апрелендә Кукмара районының Мәмәшир авылында ишегалдында эшләп йөргән хатын, сигнал тавышын ишетеп, өйгә йөгереп кергән һәм дүрт баласы белән өлкән яшьтәге кешене янгын башланган өйдән алып чыккан. Август аенда Арча районының Хәсәншәех авылында төнлә бер өйнең аш-су бүлмәсендә ут чыга. Йорт хуҗасы янгын хәбәр биргеч приборның тавышыннан уянып китә һәм гаиләсен дә уятып, ишегалдына алып чыга.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading