16+

400 меңлек бала: үз сабыен дустына саткан "күке" әнине нәрсә көтә?

Сабыен тудырганнан соң ук күке ана аны дустына биреп җибәрә.

Сабыен тудырганнан соң ук күке ана аны дустына биреп җибәрә.

Ингушетиядә яшәүче хатын-кызның кыңгыр гамәле ел ярымнан соң билгеле була. Хәзер аңа кеше сату өчен җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итә Ингушетиянең тикшерү комитеты. Бу хакта "Комсомольская правда" басмасы хәбәр итә. 

Сунҗан районында яшәүче хатын-кыз 2020 елда балага узган. Ләкин 28 яшьлек булачак әни баласын үзендә калдырырга теләмәгән. Баладан баш тартуның законлы процедуралары аны кызыксындырмый, шуңа күрә баладан котылуның башка юлын сайлый.
Әлеге "күке" әнинең Карабулак шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек танышы була. Ул озак еллар бала таба алмый. 

Хатын-кызлар үзара килешә дә, бала тугач ук алыш-биреш ясарга уйлыйлар. Бала 400 мең сум итеп бәяләнә. 

2020 елның декабрендә сабый дөньяга килә. Бала тугач, әнисе шунда ук аны Карабулакка алып китә, һәм шунда калдыра. Әмма без капчыкта ятмый һәм кырын эш ачыклана. 

2023 елның 16 маенда тикшерүчеләр «кеше сатып алу-сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Ике "әни" дә 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Билгеле булганча, 1,5 яшьлек баланы тиешле органнар алып киткән, аның киләчәк тормышын алар хәл итәчәк. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading