16+

5 яшьлек кызны урлап, көчләгәннәр һәм үтергәннәр

Бала 4 гыйнвар көнне югалган булган.

Бала 4 гыйнвар көнне югалган булган.

4 гыйнвар көнне Костороманың Северная Правда урамында уйнап йөргән бала югалган. Кыз әнисе эшли торган Мәдәният йорты янында уйнаган. Таныш булмаган ике кеше аның янына килеп кулыннан алган һәм билгесез юнәлештә алып киткән.

Соңрак “112” чыгарган видеокадрларда ул кешеләрнең берсе баланы кулда күтәреп баруы, икенчесе янәшәдән атлавы күренә.

Бу адәмнәр баланы башта үзләре арендага алып яшәгән тулай торак бүлмәсендә  көчләгән, аннан пычак кадап үтергән. Мәетне алар спорт сумкасына яшергән.

Җинаять кылуда шикләнүчеләр инде кулга алынган. Аларның берсе 44 яшьлек Денис Герасимов моңа кадәр дә балалар порнографиясе чыгару һәм педофилия буенча хөкем ителгән булган. Икенче шикләнүче 24 яшьлек Вадим Беляков банк счетынан акча урлаган өчен суд каршына баскан булган.

Хәзерге вакытта “Кечкенә яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading