16+

6 октябрьдә Татарстанда сирена кычкырачак!

6 октябрьдә Татарстан буенча гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерү узачак.

6 октябрьдә Татарстан буенча гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерү узачак.

Тиешле йөкләмәне ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

10.40 сәгатьтә Татарстанда “Игътибар!” дигән тавыш көчәйткечләр, электросиреналар яңгыраячак. Шулай ук бер минут дәвамында радио һәм телевидение каналларында “Игътибар, Татарстан Республикасының хәбәр итү системалары тикшерү уза!” дигән хәбәр чыгачак.

Тикшерүнең максаты - халыкка хәвеф-хәтәр турында үз вакытында җиткерү. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына тынычлык сакларга киңәш итә. Мондый ук тикшерү 3 мартта узган иде.

Хәбәр итү системасын тикшерү 11.00-11.30 сәгатьтә трамвай һәм троллейбусларда да узачак. Анда пассажирлар өчен махсус роликлар күрсәтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading