16+

6 яшьлек бала уникенче каттан егылып төшкән

Уфада күпкатлы йорт тәрәзәсеннән очып төшкән бала исән калган, аңа операция ясалган, хәле авыр дип исәпләнә, бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Уфада күпкатлы йорт тәрәзәсеннән очып төшкән бала исән калган, аңа операция ясалган, хәле авыр дип исәпләнә, бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кайбер Telegram-каналлар төнлә бер баланың өске каттагы тәрәзәдән кар көртенә егылып төшү видеосын бастырган. Кадрлардан күренә, егылып төшкәннән соң да малай утырырга тырыша.

ММЧ хәбәр иткәнчә, әлеге хәл 22 март көнне кичке 22 сәгатьтә килеп чыккан. Балага алты яшь һәм ул 12нче каттагы фатирдан егылып төшкән. Каза вакытында фатирда малай үзе генә булган, дип тә фаразлана.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, зыян күрүче шәһәр хастаханәсенә дәвалауга салынган. "Табиблар балада күпсанлы тән җәрәхәтләре тапкан. Шул ук көнне аңа операция ясалган. Хәле авыр", - дип аңлатканнар журналистларга ведомствода.
Тикшерү органнары һәм полиция әлеге хәлне берничек тә шәрехләмәгән һәм баланың егылып төшү сәбәбен атамаган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading