16+

71 авыл интернетлы булачак!

Татарстанда мөһим социаль объектларны киң полосалы интернетка тоташтыру эше дәвам итә.

Татарстанда мөһим социаль объектларны киң полосалы интернетка тоташтыру эше дәвам итә.

Оптик-волокон элемтә линияләре республиканың 71 авылына челтәргә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

“Быел Татарстан районнарының мөһим социаль объектларына кадәр 533 чакрым “оптик” салынды. Әлеге программалар ярдәмендә мөһим объектлар гына түгел, 71 авылда яшәүче 9 меңнән артык кеше дә югары тизлекле интернетка ия булачак”, - ди ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.

2021 ел ахырына кадәр 1,9 мең мөһим социаль объектка югары тизлекле интернет керәчәк. Бу – мәктәпләр, янгын сүндерү бүлекчәләре, фельдшер-акушерлык пунктлары. Барлык эшләр дә “Цифрлы икътисад” милли проекты һәм “Мәгълүмати инфраструктура” төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Быелның 1 сентябренә ярты миллионга якын укучы югары тизлекле интернетлы булыр дип көтелә. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading