16+

80 ел буе эзләгән апасын тапкан

Мәскәүнең 185нче мәктәп укучылары бер-берсен 80 еллап эзләгән ике туганны очраштырган.

Мәскәүнең 185нче мәктәп укучылары бер-берсен 80 еллап эзләгән ике туганны очраштырган.

Костромада яшәүче Галина Улитина бик күп еллар элек туганнарын эзләп "Маяк" радиосына хат язган булган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында якыннарын югалткан. Аннан соң хатлар Әдәбият һәм сәнгать дәүләт архивына җибәрелгән. Һәм менә Галина язган хатка мәктәп укучылары тап булган. Эзләү эшләре якынча ике ел дәвам иткән. Нәтиҗәдә Галинаның Тверь өлкәсендә яшәүче икетуган апасы табылган. Күрешкәндә алар елый-елый кочаклашкан.

Мәктәп укучылары моңа кадәр дә кешеләргә якыннарын табарга булышкан. 185нче мәктәп укучылары бу эшне мәктәпнең архив-эзләү проекты кысаларында башкара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading