16+

8нче мартта Казан иң популяр шәһәрләрдән санала

Казан Халыкара хатын-кызлар көнендә сәяхәт итәр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән. Рейтинг 5-8нче март көннәре аралыгында мөстәкыйль сәяхәт итүче туристларның кунакханәләргә ясаган броньнарына нигезләнеп эшләнгән.

Татарстан башкаласыннан кала, 8нче мартта сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр унлыгына Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград, Саратов, Ярославль, Иркутск, Ульяновск һәм курорт-шәһәр Сочи шәһәрләре кергән, дип яза kzn.ru.

Travel.ru туристик сервисы мәгълүматлары буенча, Казанга уртача алганда 3 төнгә киләләр. Кунакханәдә бер төн куну бәясе уртача 2750 сумга тирәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading