16+

9 ел элек Таиландта суда тончыгып үлә язган кызның әнисе: «Ул ни теге дөньяда, ни биредә дә түгел»

2015 елда өч яшьлек Василиса Сагунова Пхукет утравында ял иткән вакытта бассейнга егылып төшкән.

2015 елда өч яшьлек Василиса Сагунова Пхукет утравында ял иткән вакытта бассейнга егылып төшкән.

Шуннан бирле аның сәламәтлеге өчен көрәш бара.
Тугыз ел элек Таиланд бассейнында чак кына тончыгып үлми калган Чаллыда яшәүче Василиса Сагунованың хәле турында «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә аның әнисе Мария сөйләгән. 24 декабрь көнне кызга 13 яшь тулган.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның язында Сагунова Пхукет утравына әти-әниләре белән ял итәргә килгән. Ул вакытта өч яшьлек кыз кунакханә территориясендәге бассейнга егылып төшкән. Әти-әнисе, баланың суда икәнлегенә тиз генә төшенә алмаганнар. Бу вакытка сабый берничә минут буе су төбендә була. Баланы коткарып кала алганнар, ләкин бераздан ул комага киткән. Ә Чаллыга аны фаҗигадән соң ярты ел узгач кына кайтара алганнар. Бу вакыт эчендә кызның әти-әнисе аның сәламәтлеге өчен көрәшә.
Василисаның әнисе сүзләренчә, хәзер бала реанимациянең паллиатив палатасында. Кыз үзен тотрыклы хис итә, ИВЛ аша сулый. Аппарат режимы иң җиңеле, кызның сулыш алуын тәэмин итү өчен генә куелган.

«Анда шәфкать туташлары искиткеч, табиблар игътибарлы. Аларга рәхмәтебез зур. Рәхмәт, дуслар, сезнең сүзләрегез, хуплавыгыз өчен, безне истә тотасыз һәм язасыз. Кызыбыз ни теге дөньяда, ни биредә дә түгел» — дип язган Мария.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading