16+

Адел Вафин яңа вазифага билгеләнде

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Адел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Адел Вафин яңа вазифага билгеләнде

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Адел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Адел Вафин яңа вазифада медицина белеме бирү мәсьәләләре һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр, шулай ук Университет клиникасы белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк.

Адел Вафин тупланган тәҗрибәсенә таянып, КФУның медицина секторын уңышлы үстерүдә генә түгел, ә гомумән университет эшчәнлегендә ярдәм итәчәк, - диелгән университетның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Быел 14 февральдә Адел Вафин Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасыннан китте. Ул бу вазифага 2013 елда билгеләнгән иде.


Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading