16+

«Аерым бер милләтне өстен кую дәүләтне таркатачак»

Моннан берничә атна элек Россия Президенты Әстерханда узган милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында «Россия милләте турында»гы закон булдыру идеясен хуплап чыккан иде. Бу исә күп кенә тарихчылар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында бәхәс тууга сәбәп булды. «Күпкырлы Россия» бөтенроссия журналистлары бәйгесенә йомгак ясау чарасына килгән Россия Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен...

Моннан берничә атна элек Россия Президенты Әстерханда узган милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында «Россия милләте турында»гы закон булдыру идеясен хуплап чыккан иде. Бу исә күп кенә тарихчылар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында бәхәс тууга сәбәп булды. «Күпкырлы Россия» бөтенроссия журналистлары бәйгесенә йомгак ясау чарасына килгән Россия Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен...

Моннан берничә атна элек Россия Президенты Әстерханда узган милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында «Россия милләте турында»гы закон булдыру идеясен хуплап чыккан иде. Бу исә күп кенә тарихчылар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында бәхәс тууга сәбәп булды.

«Күпкырлы Россия» бөтенроссия журналистлары бәйгесенә йомгак ясау чарасына килгән Россия Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет вәкиле, танылган журналист Максим Шевченкодан да журналистлар әлеге уңайдан аның фикерен сорашты.

- Бу очракта, бәлки, «россиялеләр» түгел, ә «Россия гражданнары» төшенчәсен кулланыргадыр. Колакка ятышсызрак тоелса да, минемчә, ул дөресрәк. Кайбер сәясәтчеләр русларны төп милләт итеп күрсәтүне алга сөрә. Мин моның белән килешмим. Билгеле бер милләтне өстен кую ул дәүләтне таркатуга китерәчәк. Мин үзем рус кешесе, рус милләтенең үсүен телим, аның өчен җанымны да бирергә әзер. Әмма аңа карап, рус милләтен аерып күрсәтү ягында түгелмен, - диде ул.
Шевченко Төркия халкын үрнәк итеп күрсәтте.

- Путч төнендә алар үзләренең чын мәгънәсендә Төркия халкы икәнен күрсәтте. Үз язмышларын үз кулларына алдылар. Президентлары белмим каядыр качып киткән. Фетнәчеләр парламентны ут астында тоталар, генераллар хакимиятне үз кулына алмакчы була. Менә шунда халык бердәм булып урамга чыкты. Аларны анда беркем дә чакырып чыгармады. 1990 елдан бирле алар бик нык үзгәрде. Демократик, заман белән бергә атлыйлар. Безнең халыкның да үз иле өчен шулай янып-көеп торуын күрәсем килә, - диде ул.
«Күпкырлы Россия» бөтенроссия журналистлары бәйгесенең үзенә килгәндә, конкурс ел саен Татарстан хөкүмәте ярдәмендә үткәрелеп килә. Конкурсның максаты - җәмгыятьтә милләтара багланышлар һәм татулык урнаштыру, әхлакый-эстетик һәм граждан-патриотик тәрбия бирү, туган ягыңа мәхәббәт һәм патриотизм тәрбияләү. Бәйгегә Россиянең 52 төбәгеннән 1850 эш килгән. Конкурс алты номинация буенча үтте. Татарстан журналистикасы берничә номинациядә күрсәтелде. «Ватаным Татарстан» газетасы корреспонденты Гөлинә Гыймадова «Интернет-ММЧда материаллар циклы» номинациясендә беренче урынны, «Республика Татарстан» журналисты Фәридә Якушева шул ук номинациядә икенче урынны алды. «Тәртип» радиосы корреспонденты Руслан Габитов «Радиотапшырулар циклы» номинациясендә өченче урынга лаек булды. Гран-прины «Татарстан» радиосының «Между Волгой и Уралом» радиожурналы авторы Йолдыз Крепостина алды.

Бүләкләү тантанасында катнашкан Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында бәйгенең мөһимлегенә басым ясады:
- Татарстан моннан тугыз ел элек «Күпкырлы Россия» бәйгесен уздыру нияте белән чыккан иде. Безнең күпмилләтле һәм төрле диннәрдәге халыклар яшәгән илебез чәчәк атсын өчен үзара аңлашып, дус яшәү бик тә мөһим. Әгәр үзара аңлашу булмый икән, үсеш тә булмаячак, - диде парламент башлыгы. Ул бу четерекле темага тотынган каләм әһелләренең аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга тиешлегенә дә басым ясады.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading