16+

Африка чумасы Татарстанга «кайтып җиткән», шул сәбәпле халыкка гөмбәгә йөрми торырга киңәш ителә

Нурлат районы Сосновка авылында дуңгызларда Африка чумасы очрагы ачыкланганнан соң, 5 км радиуста урнашкан тагын 4 авылдан 426 дуңгыз үтерелеп яндырылган.

Африка чумасы Татарстанга «кайтып җиткән», шул сәбәпле халыкка гөмбәгә йөрми торырга киңәш ителә

Нурлат районы Сосновка авылында дуңгызларда Африка чумасы очрагы ачыкланганнан соң, 5 км радиуста урнашкан тагын 4 авылдан 426 дуңгыз үтерелеп яндырылган.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Харис Хәйбуллин хәбәр иткән.

Экспертларның Нурлат районы Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән терлекне тикшерүе барышында, Африка чумасына тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән. Харис Хәйбуллин Нурлат районында куркыныч чыганагының 12 сәгать эчендә юкка чыгарылганын әйтте. Нурлатта авыру вирусын юкка чыгару эшендә өстәмә көч буларак Алексеевск районы хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Харис Хәйбуллин билгеләп узганча, хезмәткәрләр ишегалларына кереп, дуңгызларны үлчәп, теркәп барганнар. "Терлегеннән мәхрүм калган авыл халкына базар бәясеннән субсидия кайтарылуы вәгъдә ителә", - диде Харис Хәйбуллин.

"Шөкер, әлегә Африка чумасы таралуы ихтималлыгы бүтән күренми. Әгәр барысы да әйбәт булса, инкубацион чор тәмамлангач, ике атна эчендә карантин гамәлдән чыгарылыр дип уйлыйм", - дип белдерде Алексеевскиның баш ветеринары.

Нурлат районында Африка дуңгыз чумасы очрагы теркәлгәч, Алексеевск районында икенче көнне үк транспорт чараларын тикшереп кертү оештырылган. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе машиналарны махсус эремә белән эшкәртеп кертү барышын күзәткән.

Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Харис Хәйбуллин билгеләп узганча, Биләр авылында Нурлат ягыннан килә торган юлда беренче пост шимбәдән бирле эшли. "Безнең ветеринария берләшмәсеннән 2 хезмәткәр, полиция һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе тәүлек буе 12 шәр сәгать чиратлашып эшлиләр", - дигән ул.

Харис Хәйбуллин әйтүенчә, Нурлат һәм Самара ягыннан килгән машиналар һәркайсы журналда теркәлеп бара. Җиңел машиналарның багажниклары, йөк машиналарының нинди продукция ташуы тикшерелә. Транспорт чараларының тәгәрмәчләре 1 процентлы кемицид эремәсе белән эшкәртеп үткәрелә. "Аеруча ит, сөт продукциясе белән кергән машиналарга игътибар юнәлтәбез. Безнең районга бернинди чир кермәвен кайгыртабыз", - дип белдерде ул. Харис Хәйбуллин башка вакытта дезинфекцияләүче кемицид эремәсен 0,5 процентлы итеп куллансалар, бу карантин вакытында 1 процентлы составта файдаланылуын билгеләп узды. "Бу Африка чумасына каршы профилактик алымнарның берсе", - диде ул.



Харис Хәйбуллин Нурлат районы аша кайбер көннәрдә 150 шәр машина узуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, 4 көнлек кизү тору барышында әлегә дуңгыз ите белән керүче машиналар теркәлмәгән. Ул Президент Указы нигезендә карантин ябылганчы шушы пост эшләячәген белдерде.

Харис Хәйбуллин сүзләренә караганда, Африка чумасыннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-4 көн эчендә үлә. Африка чумасы белән йогышланган дуңгызда клиник билгеләр 2-22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре - дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Әмма Харис Хәйбуллин сәламәт вакытта да дуңгызның нормаль тән температурасы 40 градус булырга мөмкинлеген әйтте. Африка чумасы белән авырган дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була. Авырып терелгән очракта да, Харис Хәйбуллин мондый дуңгыздан котылу ягын карарга кирәклеген әйтте, чөнки ул барыбер вирус йөртүче булачак.

Белешмәлектә кырларда кукуруз уңышы җыеп алынгач, калдык азык белән тукланып йогышлану очраклары булуы турында да искәртелә, чөнки анда кабан дуңгызлары йөргән булырга мөмкин. "Бу авыруны беренче булып кабаннар ияртә. Без, кыргый хайваннарның баш санын киметү максатыннан, аучылар белән дә эш алып барабыз. Кабаннарны аттырабыз, аннан тикшертү өчен республика лабораториясенә җибәрәбез", - дип сөйләде Харис Хәйбуллин.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе хәзер гөмбә сезоны булганлыктан, халыкның урманга ашкынуын да искәртте. "Моңа бәйле рәвештә, халыкның урманнарга йөрүдән тыелып торуын сорыйбыз, чөнки кабан дуңгызлары йөргән җирдән аяк киеменә ияреп, шушы вирус кайтырга мөмкин. Инде барган очракта да, кайткач, ишегалдына, дуңгызлар янына сарайга кергәнче, аяк киемнәрен дезинфекцияләү чаралары белән юарга кушабыз", - диде Харис Хәйбуллин.

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә полиция, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә, Биләр авылында Нурлат, Самара ягыннан килә торган машиналар туктатып тикшерелә. Машиналарының тәгәрмәчләре дезинфекцияләнгәннән соң гына алар Алексеевск районына үткәрелә.

Харис Хәйбуллин Африка чумасы авыруының башка йорт хайваннарына күчмәвен дә билгеләп үтте. Шулай ук, чир белән зарарланган дуңгыз итен ашаучы кешенең сәламәтлегенә дә әллә ни куркыныч янамавын әйтте. Харис Хәйбуллин андый дуңгызның ите кайнар, әйтерсең лә, инде пешкән кебек булуын билгеләп үтте.

"Иң мөһиме - терлекнең бары тик сарайда тотылуы. Бу, шулай ук, профлактика чараларының берсе. Әгәр халык ветеринария хезмәте таләпләрен үтәсә, дуңгызларны тышка чыгармасалар, бу авыру безнең өчен куркыныч булмас дип саныйм. Әмма барыбер уяу булырга, сакланыга кирәк. Безнең районга бу вирусны ничек тә кертмәүгә ирешербез дип уйлыйм", - дип белдерле Харис Хәйбуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading