16+

Агымдагы елда әти-әни булганнарга 37,7 мең пособие бирәләр

Әмма бу түләүләр барлык гаиләләргә дә каралмаган.

Әмма бу түләүләр барлык гаиләләргә дә каралмаган.

2021 елда бала алып кайткан гаиләләрнең 37 мең 770 сум пособие алу мөмкинлеге бар. Агымдагы елның 1 февраленнән бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 882 сумга артып, 18 мең 886 сум булды. Гаиләдә игезәк балалар туган очракта бу сумма ике тапкырга арта һәм 37 мең сумнан күбрәк була.
Бер тапкыр бирелә торган пособие әти яисә әнигә бирелә. Аның өчен ата-ананың эше булу, гаилә кереме мөһим түгел. Түләүләр алу өчен бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итү кирәк.
Әти яисә әни кеше рәсми рәвештә эшкә урнашкан икән, пособиене эш урынында рәсмиләштерергә була. Эшсезләргә пособие өчен күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итү кирәк булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading