16+

«Ак Барс» – икенче раундка, «Нефтехимик» – ялга китәчәк

Гагарин Кубогы өчен барган плей-офф көрәшенең беренче этабы артта калды. Казан «Ак Барс»ы үзенең көндәше «Амур»ны әллә ни авырлыксыз гына җиңеп, икенче этапка чыкса, Түбән Кама «Нефтехимигы» быелгы сезонны тәмамларга мәҗбүр булды.

Түбән Кама хоккейчылары Чиләбедә ике уенда да оттырып кайткан иде. Ул үз бозында бер җиңүгә ирешә алды, әмма «Трактор», бу сериядә көчлерәк булуын исбатлап, Андрей Назаров җитәкләгән «Нефтехимик»ны ялга иртәрәк җибәрде. Андрей Назаров быелгы сезоннан канәгать. Ун ел эчендә Түбән Кама командасы алты тапкыр плей-оффка чыкты, биш тапкыр беренче раундта ук төшеп калды. Киләсе раунд уеннары 16 мартта башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading