16+

"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте

"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов команданың Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында карьерасын тәмамлавы турында игълан итте, дип хәбәр итә хоккей клубының матбугат хезмәте.

"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов команданың Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында карьерасын тәмамлавы турында игълан итте, дип хәбәр итә хоккей клубының матбугат хезмәте.

Зарипов белдергәнчә, 2021-2022 сезоны аның өчен соңгысы булачак.
 "Бу җәйдә мин үз карьерам һәм уен белән бәйле киләчәгем турында күп уйладым. Сөйләшүләрнең яхшы узуына шат, һәм без "Ак Барс" белән килешә алдык", - дип билгеләде ул.

Команда капитаны 20 ел элек клубка килүен һәм команда өчен юбилей елы җиңүле булсын өчен барысын да эшләячәген өстәде. Ул шулай ук республика һәм "Татнефть" җитәкчелегенә игътибары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде һәм командада моны һәрвакыт күрәләр һәм бәялиләр, дип аңлатты.
Данис Зарипов "Ак Барс"ка 2001 елда күчте, команда составында киләсе сезон аның өчен 17нче булачак. Спортчы клуб составында Россия чемпионатларында 887 матч үткәрде һәм 663 очко җыйды. Форвард - илнең югары дивизионнарында җыелган очколар саны буенча "Ак Барс"ның рекордчысы.

Фото: ХК "Ак Барс"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading