16+

«Ак Барс» Минскида беренче матчын үткәрә

Бүген «Динамо» (Минск) һәм «Ак Барс» (Казан) командалары очраша. Матч 19.30 сәгатькә билгеләнгән.

Бүген «Динамо» (Минск) һәм «Ак Барс» (Казан) командалары очраша. Матч 19.30 сәгатькә билгеләнгән.

«Ак Барс» ның бу 2016 елда беренче уены. . Матчта Континенталь хоккей лигасы арбитрлары Евгений Гамалей, Анатолий Захаров, Алексей Майтак һәм Евгений Пронских хезмәт күрсәтәчәк. "Барс"лылар Минскиның яңадан оешкан «Динамо» командасы белән 14 матч үткәрделәр. Казанлылар исәбендә 11 җиңү, 3 җиңелү. Узган сезонда көндәшләр 16 сентябрьдә Казанда очрашкан иде, уенда "Ак Барс" 4:5 исәбе белән оттырды.
"Барс"ларга бу юлы кунакта КХЛ чемпионатының ике матчында уйнарга туры киләчәк: бүген Минскида "Динамо" белән, 6 гыйнварда - Түбән Новогородта "Торпедо" белән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading