16+

«Ак Барс» – ялда

Россия җыелма командасының «Карьяла кубогы»нда катнашуы сәбәпле, КХЛ регуляр чемпионатында тәнәфес игълан ителде.

Россия җыелма командасының «Карьяла кубогы»нда катнашуы сәбәпле, КХЛ регуляр чемпионатында тәнәфес игълан ителде.

Ләкин җыелма командада бер генә казанлы да чыгыш ясамаячак. Һәрвакыт лидер командалар рәтендә булган «Ак Барс»тан ил данын якларга лаеклы хоккейчы булмавы матур түгел, әлбәттә, ләкин моның яхшы ягы да бар. Хәзер шуңа төптәнрәк тукталабыз.

Казан хоккейчылары сезонны уңышсыз башлады. Чемпионат алдыннан Евгений Медведев, Илья Никулин кебек тәҗрибәле хоккейчылар белән хушлашу эзсез калырга да тиеш булмагандыр. Ләкин тренерлар штабы һәм җитәкчелек нинди адымга барганын алдан уйларга, анализларга бурычлы иде. Чөнки команда зур финанс чыгымнарына ия һәм аның алдына бары зур җиңү максаты куела.

Сезон алдыннан күп кенә уенчылар белән килешүне өзгән «барс»лар җитәкчелеге моны команданы яшәртү һәм үзебездә тәрбияләнгән уенчыларны составка кертергә тырышу белән аңлатты. «Ак Барс» бүгенгә регуляр чемпионатта 27 уен уздырып, 41 очко туплады. Математика фәнен искә төшереп исәпләп карасак, бу очколар мөмкин булганның 50,6 процентын тәшкил итә. Кимендә кубок финалына чыгу бурычы куйган команда өчен бу бик аз түгелме? Чөнки плей-офф зонасына керү бурычы торган командалар шундый күрсәткечкә ия булырга тиеш. Безнең алда, димәк, бүген 16 команда арасына керү бурычы тора булып чыга?! «Ак Барс»ны шундый хәлдә күрү төшләребезгә дә кермәгән иде.

Татарстан символы булган команданың бүгенге составын көчле дип әйтеп булмый. Ниндидер сәбәпләр аркасында капитан вазифасын тумышы белән себердән булган Александр Свитов башкара. Ул быел 14 уенда катнашып, 3 гол кертте, 2 нәтиҗәле пас бирде һәм 27 (!) минут штраф. Бу хоккейчы ничек итеп команда лидеры һәм капитаны булырга мөмкин икән? Аның белән бергә уйнаучы Әлмәт егете Артем Лукоянов бозда команда өчен җанын бирергә әзер. Читләргә миллионнар түләгәнче, бәлки шундый уенчыларны җыяргадыр безгә?! Шул ук Владимир Ткачев соңгы арада командага очколар китерә. Үзебезнең уенчылар булдыра бит!

«Ак Барс» 2007 елдагы сезонны шулай авыр башлаган иде. Ләкин ул чорда состав тәнәфес вакытында Чаянек, Петров кебек уенчылар белән тулылана алды. Ни кызганыч, бүген хоккей базарында андый көчле уенчылар юк. Димәк, резервка ышанасы кала. Алдан Ткачев фамилиясен юкка гына телгә алмадым. Егет быелгы сезонда 25 уен уздырды, 5 алка кертеп, 4 нәтиҗәле пас бирде. Иң мөһиме, ул командага авыр вакытларда җиңү китерде. Ә хәзер былтыр 114 миллион сумга Екатеринбургтан сатып алынган Федор Малыхин нәтиҗәләрен китерәбез: 27 уен - 2 алка, 8 пас! Ткачев, нигездә, 3нче һәм 4нче «өчлектә» уйнаса, Малыхин бозга лидерлар белән чыга. Аерма бармы? Бар!

Зиннәтулла Хәйдәр улының тәҗрибәсенә ышанып, зур җиңүләр көтеп калабыз. Бу уңышсызлыклар вакытлыча гына булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading