16+

"Ак калфак" Балтачка юл алды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Балтач районы җирлегендә "Шәҗәрәдә безнең тамырлар" дигән семинар-киңәшмә уздыра.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Балтач районы җирлегендә "Шәҗәрәдә безнең тамырлар" дигән семинар-киңәшмә уздыра.

Семинар алдыннан кунаклар Пыжмара авылында яшәүче Мөхәрләмовлар белән таныштылар. Алар 15 бала үстерә. Бүген аларның өченче уллары өйләнде. Кунаклар әлеге тантана шаһитләре булды.

Шулай ук кул эшләре осталары эшләре, шәҗәрә төзүчеләр белән дә танышты семинарда катнашучылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading