16+

Аккош үтергәне өчен тоткарланган

Минзәлә елгасында ике аккошны атып үтергәне өчен чаллылы тоткарланган.

Минзәлә елгасында ике аккошны атып үтергәне өчен чаллылы тоткарланган.

Ир кешегә хәзер җинаять җаваплылыгы яный.

Экологлар, полицейскийлар һәм биоресурслар буенча комитет хезмәткәрләренең уртак рейды барышында - Екатерининский күпере янындагы Минзәлә елгасында ике аккош-кликунны атып үтергән Чаллы кешесе тоткарланган, дип хәбәр итә Минзәлә төркеме.  Сирәк очрый торган кошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Чаллы кешесе гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының "Законсыз ау" маддәсе буенча җинаять билгеләре күренә. Мондый хокук бозу өчен ир-атка 500 мең сумга кадәр штраф, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек кулы кутэрэлгэн,ачл ык елымы эллэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Акчасын да туләр,ә рәнжешләрен кая куяр микән....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше тугел бу,фасыйк

        Мөһим

        loading