16+

Алабугада Спас ярминкәсе гөрләячәк

2-4 август көннәрендә Алабугада, традициягә кергәнчә, унберенче тапкыр Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

2-4 август көннәрендә Алабугада, традициягә кергәнчә, унберенче тапкыр Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Ярминкәнең визит карточкасы «Алабуга шәһәренең һөнәрчелек ишегалды» булыр дип көтелә. Россия төбәкләреннән килгән 30дан артык һөнәрче белән Гассар урамында танышып булачак. Әлеге урам аша кунаклар Спас ярминкәсенең төп мәйданчыгы –  танылган рәссам Иван Шишкин музей-йорты каршындагы Шишкин буасы белән «Яшьләр» стадионына үтә ала.
Быел да Бөтенроссия Спас ярминкәсендә илнең 28 шәһәреннән җыелган һөнәрче һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы зәркән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык, агач, күн, пыяла эшләнмәләр, курчаклар, балчык уенчыклар, тукучылык сәнгате, үзенчәлекле керамика тәкъдим итәчәк.
Үткән елны ярминкәгә ил төбәкләреннән һәм чит илләрдән 860 һөнәрче килгән булган. Өч көн эчендә чарада 200 меңнән артык кеше кунак булган.
Быелгы ярминкәдә Россиянең үзешчән фольклор коллективлары, канатта йөрүчеләр чыгышы көтелә, театральләштерелгән тамаша, халык уеннары, конкурслар, сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырыла. Һөнәрчеләр җитештергән товарларны сатып алырга мөмкин булачак.
Спас ярминкәсе кысаларында шулай ук Бөтенроссия чаң тавышы фестивален үткәрү күздә тотыла. Фестивальдә чаң кагучылар гына түгел, фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, дини-патриотик җыр авторлары һәм башкаручылары, борынгы рус музыка коралларында уйнау осталары да катнаша.
Фестиваль кысаларында Алабуга музеенда «Россиядә чаң тавышы: традицияләр һәм заманчалык» дигән темага чаң кагучылар, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашында түгәрәк өстәл уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading