16+

Алабугада тагын бер завод ачылды

Республиканың «Алабуга» махсус икътисади зонасында кичә «ММК-Джошкуноз-Алабуга» сервис металл үзәге сафка басты.

Республиканың «Алабуга» махсус икътисади зонасында кичә «ММК-Джошкуноз-Алабуга» сервис металл үзәге сафка басты.

Заводны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский катнашты.
– Проект кыска срокларда гамәлгә ашырылды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм иң мөһиме: «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты бизнесын үстерүдә мәйдан әзерләгәндә, без эшнең яңа формасын үзләштердек. Бу – «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшли башлаячак 24нче завод. Быел биредә кимендә тагын ике завод барлыкка киләчәк. «ММК-Джошкуноз-Алабуга» яңа сервис металл үзәге ачылуда иң мөһиме: безнең автомобиль төзелеше өчен кирәкле булган эшләнмәләр чыгаруны бер урынга туплау.
Президент үзенең чыгышында Магнитогорск металлургия комбинаты продукциясенең югары сыйфатын һәм Татарстан базарында актив үсешкә лаеклы булуын телгә алды.
– Магнитогорск металлургия комбинаты белән дә һәм Чиләбе өлкәсе белән дә бу әле тыгыз хезмәттәшлекнең башы гына дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Автомобильнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланкалар җитештерү – Магнитогорск металлургия комбинаты белән «Джошкуноз-Алабуга»ның беренче уртак проекты. Завод елына 60 мең тонна тимер бланкалар һәм табаклар җитештерү куәтенә ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading