Мондый һава торышы иртәгәгә кадәр сакланачак
Татарстан синоптиклары якындагы сәгатьләрдә һава торышы начарлануы турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген көндез һәм кич, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Казанда 14 августта төнлә һәм иртән яшенле яңгыр яварга, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар