16+

Алданган өлешчеләрнең соңгы партиясе фатирлы булды!

Ниһаять, Питрәч районының “Яшьлек” торак комплексында 40тан артык гаилә фатирлы булды. Бу – алданган өлешчеләрнең соңгы партиясе. 

Алданган өлешчеләрнең соңгы партиясе фатирлы булды!

Ниһаять, Питрәч районының “Яшьлек” торак комплексында 40тан артык гаилә фатирлы булды. Бу – алданган өлешчеләрнең соңгы партиясе. 

Фатир ачкычларын тапшыру тантанасында Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев, Питрәч районы хакимияте, төзелеш компаниясе вәкилләре һәм бәхетле гаиләләр катнашты. 

Илшат Гыймаев сүзләренчә, 2021 елга Татарстанда алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итеп, нокта куярга җыеналар. 

“Яшьлек” торак комплексын төзү эшләре 2015 елда башланган булган. Йортны тапшыру вакыты һәрвакыт күчерелгән, ә алты йорт бөтенләй тапшырылмаган. Әлеге хәлне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз күзәтүе астына алган. 2019 елда бу йортларның төзелеше алданган өлешчеләргә ярдәм программасы нигезендә яңадан торгызылган.

“Бриз” төзелеш компаниясе директоры Андрей Беляков сүзләренчә, алты йортның дүртесе узган ел, икесе быел тапшырылган. “Төзелеш вакытында берникадәр үзгәрешләр керттек. Әйтик, линолеум урынына паркет, ягъни заманча материал җәйдек”, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X