16+

Александр Сидякин: “Татарстан кеше хокукларын яклау буенча лидер”

Бүген Казан IT-паркында Азия омбудсменнары ассоциациясе һәм Азия төбәгендәге Омбудсменнар халыкара институты Директорлары советы утырышы ачылды. Утырыш "Мәгълүмати технологияләр һәм кеше хокуклары: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе" темасына түгәрәк өстәл белән башланды.

Утырылышка килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин кеше хокукларын саклау буенча үз фикерен белдерде.

Кеше хокуклары без ирешкән иң зур кыйммәтләрнең берсе. Ул кеше хезмәткә, сәламәтлеккә, мәгълүмат алырга, уңайлы шартларда яшәргә хокуклы дигән сүз. Бу яктан Татарстан башка өлкәләргә үрнәк булып тора. Бездә кеше хокуклары яклау буенча бик күп эш башкарыла. Монда татар телендә юридик ярдәм алу мөмкинлеге, халык мәшгульлеге, халык контроле программалары керә. Шушы инструментлар аша халык үз хокукларын яклап була икәнен аңласын иде. Ләкин бу хокукларны үз максатында кулланучы илләр дә бар. Кеше хокукларын яклыйбыз дип, АКШ башка илләргә бомба ыргыта. Аның аркасында миллионлаган кеше үз илен ташлап китәргә мәҗбүр булды. Кеше хокуклары шигаре белән Украина Донбассны шартлатты. Мондый "кешелеклелектән" бөтен Җир шары җәфа чигә. Шуңа да кеше хокукларын яклау, халыкара дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу очрашуларның Татарстанда үтүе аеруча да әһәмиятле, - диде Александр Сидякин.

Бу көннәрдә депутат Яр Чаллы шәһәрендәге медицина учрежденияләре белән дә танышты.

- Татарстанда мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен бөтен шартлар да тудырыла. Аларны эшкә урнаштыру, уңайлы мөхит буенча республика программасы эшли. Дәүләтнең мондый сәясәте тормыш дәрәҗәсен арттыра, - диде ул.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading