16+

Алексей Навальный төзәтү колониясендә вафат булган

Алексей Навальный (экстремистик эшчәнлеккә яки терроризмга катнашы булган затлар исемлегенә кертелгән) Ханты-Мансийск автоном округындагы төзәтү колониясендә вафат булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Алексей Навальный (экстремистик эшчәнлеккә яки терроризмга катнашы булган затлар исемлегенә кертелгән) Ханты-Мансийск автоном округындагы төзәтү колониясендә вафат булган, дип хәбәр итә ТАСС.

УФСИН сайтында хәбәр ителгәнчә, бу хәл 16 февраль көнне булган. Алексей саф һавада йөреп кергәннән соң үзен начар хис итә һәм шунда ук аңын югалта.

Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре килә, ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртыла. Барлык кирәкле реанимация гамәлләре үткәрелгән.

Алексей Навальныйның үлеме сәбәпләре ачыклана. ФСИН әлеге колониягә комиссия җибәргән. Беренчел версияләрнең берсе буенча, матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Навальныйның кан тамырыннан тромбы  өзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading