16+

Алинә Заһитова тискәре үрнәк күрсәтә, шуңа күрә аны...

Дәүләт Думасында, Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага илдән чыгуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев белдергән. Эш шунда ки...

Дәүләт Думасында, Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага илдән чыгуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев белдергән. Эш шунда ки...

Агымдагы ел эчендә Алинә Заһитова 197 (!) тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозып, 497 мең сумлык штрафы җыелган.
“Алинә Заһитова начар үрнәк күрсәтә. Мин аңа юл кагыйдәләрен бозмаска киңәш итәм. Күп санлы кагыйдә бозулар белән ул үзенә генә түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына да куркыныч тудыра. Алинәнең моны аңлый башлавы кирәк. Аның штрафлары бик күп – 500 мең сумлык. Заһитовага штрафлар белән бәйле рәвештә билгеле бер чикләүләр кертелергә, аерым алганда, илдән чыгуны тыярга мөмкинннәр. Бу планда суд приставлары катгый эш итә. Танылган һәм популяр кеше булуыңа карамастан, суд приставлары мондый хокук бозучыларга кырыс карарга тиеш. Алинәнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен телим. Аңарда икеләтә җаваплылык, чөнки ул безнең барыбызның да яраткан спортчысы", – дигән Свищев. Аның сүзләрен Metaratings.ru китерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading