16+

Алинә Заһитова үзенең мәктәбе турында” “Әлегә серләрне ача алмыйм”

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда ачылачак үз мәктәбе турында: «Мин фигуралы шууны популярлаштыра, балаларга күнекмәләр бирә алам», – дип белдергән.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда ачылачак үз мәктәбе турында: «Мин фигуралы шууны популярлаштыра, балаларга күнекмәләр бирә алам», – дип белдергән.

Спортчының фигуралы шуу мәктәбен Казанда 2024 елда ачарга планлаштыралар. Sports.ru га биргән әңгәмәсеннән күренгәчә, ул анда үзе дә тренер булачак. 

– Минем мәктәбемә килгәндә, бернәрсә белән дә чагыштырмаслык дәрәҗәдә зур эш башкарылды инде. Мин инде архитектор, проектлаучы булдым, дип шаяртам. Әлегә тренер булмадым, әмма мин актив стадиядә. Шулай ук хәзер мәктәп өчен үз эшенең профессионалларын, тренерларны эзлибез. Бу мәктәп башка мәктәпләрдә күрелмәгән нәрсәләрне күп булуы белән уникаль булачак. Әлегә серләрне ача алмыйм, әмма балалар канәгать булыр дип уйлыйм. Иң мөһиме, мин фигуралы шууны популярлаштыра, үз күнекмәләремне тапшыра алам.

– Ягъни үз мәктәбегездә үзегез дә эшләячәксез? 
– Әлбәттә! Бу проект минем өчен аңа үз исемемне бирү генә түгел. Бөтен процессларга тулысынча үзем төшенәчәкмен. Бу минем тормышымның масштаблы эше, миңа ул бик кызыклы. Минемчә, бу глобаль нәрсәгә әйләнәчәк. Татарстан җитәкчелегенә тренерлык эшендә үземнеүзләрен күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading