16+

Алла сакласын! Шәхси йорттагы янгын вакытында алты кеше янып үлгән

Якутиядә 13 февральгә каршы төндә алты кеше, шул исәптән дүрт бала янып үлгән.

Якутиядә 13 февральгә каршы төндә алты кеше, шул исәптән дүрт бала янып үлгән.

Сунтар авылында ике катлы шәхси йортта килеп чыккан янгында 6 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости. 13 февральгә каршы төндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Якутия буенча Баш идарәсенә Сунтар авылында Партизанская урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында мәгълүмат килгән. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе килеп җиткән вакытка ут бөтен йортны камап алган. Янгын мәйданы 70 квадрат метр тәшкил иткән.

- Янгын аркасында алты кеше һәлак булды, шул исәптән дүрт бала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, тиешле чаралар күреләчәк, - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт урынына Сунтар районы прокуроры килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын чыгуның беренчел сәбәбе - мичтән файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү яки электр үткәргечләренең төзексезлеге. Тикшерү бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading