16+

Алсу Фазлыева күптәнге хыялын тормышка ашырган

Танылган җырчы Алсу Фазлыева күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Танылган җырчы Алсу Фазлыева күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Алсу әнисен беренче тапкыр чит илгә алып барган. “Әнигә беренче тапкыр чит ил күрсәтәсе килде”, - ди Алсу.

Алар хәзерге вакытта Төркиянең Анталья шәһәрендә ял итә. Алсу һәм Азат Фазлыевлар Антальядәге Сабан туенда да чыгыш ясаган. "Чит илдә беренче тапкыр Сабан туенда чыгыш ясадык. Күпме танышларны күрдек. Күпме татарлар яши икән Төркиядә! Ә ничек матур итеп оештырганнар бәйрәмне, милли уеннарыбыз белән. Ә күпме талантлы кешеләр яши Төркиядә! Чын күңелдән сокландык! Зур рәхмәт оештыручыларга безне чакырганнары өчен!" - дип язган Алсу.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading