16+

Алтын башына җиткән

Амур өлкәсендә яшәүче «бәхет иясе» Зейск районы Зур Эракигра елгасы буендагы урманнан алтын салынган банка табып ала. Аның авырлыгы 880 грамм була.

Амур өлкәсендә яшәүче «бәхет иясе» Зейск районы Зур Эракигра елгасы буендагы урманнан алтын салынган банка табып ала. Аның авырлыгы 880 грамм була.

Дәүләткә тапшырасы урынга, ул табылдыгын автомобиленә яшерә һәм район үзәгендә сатарга уйлый. Әмма ир-атны полиция хезмәткәрләре кулга ала. Ирнең табылдыгын белгечләр 2,4 млн сумга бәяли.

Закон бозучыга биш елга якын төрмә яный.
Амур өлкәсенең Төньяк районнарында - Якутия һәм Байкал арты төбәкләрендә андый табылдыклар еш очрый икән. Биредә алтын ятмалары булганлыктан, дәүләт милкенә кул сузучылар да булгалый, күрәсең.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading