16+

Алыш-биреш дәвам итә: Лаеш районының элеккеге башлыгы Яшел Үзәнгә билгеләнде

Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Алыш-биреш дәвам итә: Лаеш районының элеккеге башлыгы Яшел Үзәнгә билгеләнде

Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе вазифасына Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итте. «Татарстан Президенты кушуы буенча мин сезнең белән. Район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территория һәм зур эш күләме. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади —ул да булса кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләү», - диде Афанасьев, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Михаил Афанасьев 1971 елның 29 гыйнварында ТАССРның Чистай районында туа. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган.

Соңрак зооинженер факультеты деканы урынбасары була. 1999 елда Татарстан Республикасында «ДеЛаваль» компаниясенең төбәк вәкиле була, соңыннан компаниянең Казандагы аерым бүлеген җитәкли.

2010 елның июненнән июленә кадәр Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, җитәкчесе вазифаларын башкаручы булган. 2010 елның июленнән октябрь аена кадәр - Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Афанасьев Лаеш районын 2010 елның октябрендә җитәкләде.Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Михаил Афанасьев Татарстанның Лаеш районы башлыгы вазифасыннан китте.

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading