Авыл хуҗалыгында агрономның эше җәй көне генә дип уйлаучылар нык ялгыша. Хәзер амбарларда һәм лабораторияләрдә «урак өсте».
Ашлыкны саклау кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Орлыкларның, ягъни ашлыкның дымлылыгы 10-12 процентны тәшкил итәргә тиеш. Бу вакытта биохимик хәрәкәтчәнлек туктала, корткыч-бөҗәкләр, талпаннар һәм микроорганизмнар үсеше кими. Нәтиҗәдә, орлыкны берничә ел сакларга була.
Дымлылыгы югары булган ашлыкны саклауга куйганда, аның сулыш активлыгы көчәя һәм бу үз чиратында микроорганизмнарның, төрле бөҗәк-корткычларның үсешенә китерә. Микроорганизмнар ашлыкның җылылыгын тагын да арттыра һәм аның кыза башлавына китерә. Температура 55 градуска күтәрелгәндә, ашлык бозыла, ягъни кызып күгәрә.
Интенсив сулыш башланган очракларда орлыклар дымлылыгындагы критик чикләр: бодай, арыш, арпа һәм карабодайда - 14-15,5 процент; кузаклы культураларда - 15-16 процент; кукуруз, солы һәм тарыда - 13,5-14,5 процент.
Амбарларда һава температурасы +10 градустан артып китмәсә, шарт әйбәт булып санала. Мондый халәттә ашлыкның интенсив сулышы түбән, микроорганизмнар үсеше ким була, ашлыкның үзлегеннән кызуына җирлек калмый. Ләкин ашлык массасының халәтен һәм амбарлардагы микроклиматны һәрдаим күзәтеп тотарга кирәк.
Татарстанда авыл хуҗалыгының төрле культураларын орлык фондына салу төгәлләнде. Орлык запасын Саба районы хуҗалыклары - 145,3 процентка, Тукай районы - 136,4, Кукмара районы - 131,9 һәм Алексеевск районы 129 процентка җиткереп туплап куйдылар. Республикада 14 ноябрьгә язгы бөртекле культураларның, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларының орлык запасы 103,9 процентны тәшкил итә. Саннарда күрсәткәндә, 358,49 мең тонна орлык хәстәрләнде.
«Орлыкчылык турында»гы Федераль закон буенча, чәчүгә ниятләнелгән орлык сорт һәм чәчүлек сыйфатына тикшерелергә, гамәлдәге документлар белән расланырга тиеш. Быелның 14 ноябренә орлык фондының 76,2 проценты чәчүлек сыйфатына тикшерелде инде. Ачыкланганча, язгы бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларының 89,1 проценты югары репродукцияле, ягъни үсеп китү сәләте көчле.
Фән һәм тәҗрибә раслаганча, орлыкларның районлаштырылган сортлары тотрыклы югары уңыш бирә. Республикада узган язда бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларының 80 проценты районлаштырылган сортлар иде. Бездә дәүләт реестрына кертелгән югары уңдырышлы сабан культураларының тупланмасы шактый зур. «Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» коллективы тарафыннан чыгарылган сабан бодае сортларының республикада кулланылышы 36 процентны тәшкил итә. Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты сортларын үстерү 12 процентны алып тора. Сабан арпасының 66 проценты Мәскәүнең «Немчиновка» институтыныкы, ә борчак сортларының 40 проценты безнең институтныкы.
Быелгы чәчүдә кулланылган районлаштырылган сортлар: сабан бодае - «Архат», «Злата», «Иделле», «Йолдыз», «Казанская», «Юбилейная», «Маргарита», «Омская 33», «Симбирцит», «Тулайковская 10», «Тулайковская 108», «Уралосибирская», «Хаят», «Черноземоуральская 2», «Экада 109», «Экада 113», «Экада 66», «Экада 70», «Эстер», «Башкирская 27», «Греммэ».
Сабан арпасы - «Аннабель», «Беатрис», «Бегородский 100», «Вакула», «Гелиус УА», «Нур», «Орлан», «Поволжский 22», «Раушан», «Рәхәт», «Тимерхан», «Эней УА».
Борчак - «Альянс», «Варис», «Ватан», «Венец», «Кабан», «Казанец», «Тан», «Указ», «Усатый кормовой», «Фараон».
Игү-үстерү барышында орлыкларның шытым һәм уңдырышлылык көче елдан-ел кимүгә бара. Чөнки орлыклар механик һәм биологик пычрана, сорт таркала, орлыкта төрле авырулар туплана. Татарстанда шуның өчен дә орлык фондын яхшыртуга нык тырышлык куела. Чәчүлеккә ниятләнелгән орлыкларның игү буыны өченче репродукциядән түбән булмаска тиеш, калган орлыклар массакүләм (РСт) булып санала. Яшел Үзән, Чирмешән районнарында сортларны яңарту дәрәҗәсе түбән. Аларда тикшерелгән кадәр орлыкларның 30 проценттан артыгы РСт.
«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстандагы филиалының орлыкчылык буенча директор урынбасары Рафис Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар