16+

Ана капиталы арта!

Бу көннәрдә Ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшырачаклар. Казанда бу бәйрәм чарасы “Казан” гаилә үзәгендә иртәгә – 21 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә узачак.

Ана капиталы арта!

Бу көннәрдә Ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшырачаклар. Казанда бу бәйрәм чарасы “Казан” гаилә үзәгендә иртәгә – 21 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә узачак.

“Дөнья ана мәхәббәте белән матур” акциясе республиканың бөтен районнарда да Әниләр көне уңаеннан үткәрелә.  Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде. “Пенсия фонды бүлеге, Казан ЗАГС идарәсе белән берлектә, Әниләр көне алдыннан “Дөнья ана мәхәббәте белән матур” республика акциясен оештыра.

Ул барлык район-шәһәрләрдә узачак. Республикада яшәүче 350дән артык гаиләгә дәүләт сертификатларын тапшыру ниятләнә. “Ана капиталы” программасы буенча быел 10 айда 15 мең сертификат тапшырылды. Программа гамәлгә кертелгәннән башлап барлыгы 285 мең сертфикат бирелде”, – диде Гөлсинә Сабирова.

2020 елда ана капиталына буенча яңалыклар да көтелә. Ул гаиләгә биреләчәк акчаның артуына бәйле булачак. Аның суммасы 466 мең сум булыр, дип көтелә. Шулай ук Татарстан Пенсия фонды ана капиталын куллану буенча кайнар элемтә үткәрәчәк. 26 ноябрь  көнне 10-16 сәгатьләрдә 8-800-100-26-27 телефонына шалтыратып сорауларны бирергә мөмкин.

Фото: Анна Арахамия

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading