16+

Ана капиталы үзгәрә: яңача куллану һәм индексация

Останина билгеләп үткәнчә, килеп туган икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, ана капиталына үзгәрешләр кертү кирәк.

Останина билгеләп үткәнчә, килеп туган икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, ана капиталына үзгәрешләр кертү кирәк.

Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Нина Останина Дума Рәисе Вячеслав Володинга яңа тәкъдим белән чыккан. Нина ханым фикеренчә, ана капиталын, торак сатып алган очракта, бала тугач ук файдалану мөмкинлеге булырга тиеш. Россиягә каршы кертелгән санкцияләрне исәпкә алсак, мондый карар хәзер аеруча да актуаль, дип саный депутат.

“Бала тугач гаиләдә торакны яхшырту мәсьәләсе килеп баса. Аны шунда ук хәл итәргә кирәк, өч елдан соң түгел”, - диелә хәбәрдә.

Билгеле булганча, ана капиталын торак сатып алганда куллану өчен балага өч яшь тулганын көтәргә кирәк иде. Дөрес, беренчел кертем, яисә ипотеканың төп бурычын түләгәндә ана капиталын кулланырга мөмкин иде.

Останина билгеләп үткәнчә, килеп туган икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, ана капиталы үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Комитет җитәкчесе фикеренчә, ана капиталын хәзерге кебек елга бер тапкыр түгел, ә квартал саен индексацияләү урынлы булачак. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading