16+

Андрей Большаков: «Сайлауларның чиста һәм гадел узуы легитимлыкка тәэсир ясый»

15-17 март көннәрендә Россия халкы ил җитәкчесен сайлаячак.

15-17 март көннәрендә Россия халкы ил җитәкчесен сайлаячак.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының, халыкара мөнәсәбәтләр, илкүләм сәясәт һәм дипломатлык кафедрасы мөдире 
Андрей Большаков сайлауларны, аларның нәтиҗәләрен күзәтү сайлау кампаниясенең мөһим өлеше, дип саный. Фикерен ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җиткергән. 
"Сайлауларның чиста һәм гадел узуы лигитимлыкка турыдан-туры тәэсир ясый. Россия Президенты сайлауларнында күзәтүчеләр күп булачак. Аларның билгеле бер өлешен башка дәүләтләр вәкилләре, беренче чиратта, дустанә мөнәсәбәттә илдән булганнар тәшкил итәчәк. Шул исәптән, БДБ илләреннән дә. Дустанә булмаган дәүләтләрдән дә күзәтүчеләр булыр. Аларга, башкалар белән бергә, тигез хокуклар биреләчәк. Гәрчә, нәкъ шул кешеләр арасында Көнбатыш махсус хезмәтләре провакацияләрен гамәлгә ашыручылар булса да",- ди белгеч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading