16+

Апаска бала тудыру йорты кирәк

Дүшәмбе көнне "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасы Апас районында эшләде.

Дүшәмбе көнне "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасы Апас районында эшләде.

Анда Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, "Синтез" ватерпол клубының өлкән тренеры Ирек Зиннуров һәм Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыльметдинов килгән иде.

Кандидатлар җыелган халык белән районның иң актуаль проблемаларын хәл итте. Апас районының үзәк хастаханәсендә 2013 елда ябылган бала тудыру бүлеген торгызу мәсьәләсе күтәрелде. Әлегә район хастаханәсендә акушер-гинекология бүлеге генә эшли. Ә бала табучы хатын-кызларны Буа шәһәренә илтәләр. Узган ел районда 200 бала тууына игътибар итсәк, бу район халкы өчен чыннан да кирәкле бүлек. Өч ел эчендә хастаханәгә капиталь ремонт ясалган. Бала тудыру бүлегендә эшләүче профессиональ кадрлар да җитәрлек. Ләкин хастаханәгә җиһаз кирәк.

- Хастаханәдә бүгенге көндә чыннан да бик күп эш башкарылган. Бала тудыру бүлеге ачу өчен дә нигез бар, барысын да буш җирдә башларга кирәкми. Уйларбыз, киңәшләшербез, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading