16+

Apple оешмасы табиб чакыручы юрган чыгара башлый

Данлыклар айфон телефоннары эшләүче Apple оешмасы хәзер йокы өчен үзенчәлекле юрган ясый башлаячак.

Данлыклар айфон телефоннары эшләүче Apple оешмасы хәзер йокы өчен үзенчәлекле юрган ясый башлаячак.

Ул йоклаган кешенең пульсын, тән температурасын һәм сулыш алу ешлыгын күзәтеп барачак. Шулай ук юрган кешенең йоклагандагы хәрәкәтләрен, йокының тирәнлеген дә билгеләп барачак.

«Акыллы юрганны» гади юрганга да беркетеп булачак. Шунысы кызык, әгәр дә йоклаганда кеше белән бер-бер хәл була калса, юрган ашыгыч ярдәм чакыртырга сәләтле икән.

Моңа кадәр шул ук Apple оешмасы йөрәк эшчәнлеген тикшерү өчен электрокардиограмма ясарга сәләтле сәгатьләр ясый башлаган дигән хәбәр таралган иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading