16+

Аракыны кичке алтыдан соң сату тыела

Исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин.

Исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин.

Россия Иҗтимагый палатасының Россия гражданнарын наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән яклау координацион советы рәисе Солтан Хамзаев шундый тәкъдим белән чыккан. Хамзаев сүзләренчә, әлеге чара алкоголизмга каршы үтемле чара булып торачак, дип яза «Известия». «Адыгей Республикасы, Бурятия, Дагыстан, Ставрополь крае, Амур, Архангель, Владимир өлкәләре шундый юлдан китте. Практика күрсәткәнчә, алкогольне сату вакытын тагын да чикләү исерек килеш җинаять кылу очракларын киметкән», - ди ул. Мисал итеп Хамзаев Мурманск өлкәсен китергән, анда спиртлы эчемлекләрне 11:00дән 21:00га кадәр генә саталар икән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading