16+

Арчада ток суккан эшче үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

24 сентябрьдә Арчада төзелә торган коттедж мәйданчыгында эшләр башкарганда 34 яшьлек эшче һәлак булган.

24 сентябрьдә Арчада төзелә торган коттедж мәйданчыгында эшләр башкарганда 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Әлеге факт буенча "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Беренчел версия буенча, кирпечләрне прицепка төягән вакытта эшче электр тапшыру линияләренә бик якын килгән. Шул сәбәпле ир-атны ток суккан, ул урында ук вафат булган.

"Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре башкарыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә ", - дип хәбәр иттеләр ТР Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading