16+

Аркадий Дворкович: "Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру комитеты "5"кә эшләде"

Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыруны "5" кә (отлично) бәяләп була. "Россия-2018" оештыру комитеты" оешмасы рәисе Аркадий Дворкович видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ул чемпионат тәмамлануга ике көн калганын искәртте. "Бәяләмәләр буенча чемпионат уңышлы булды. Бу чемпионатка килгән кунаклар, җанатарлар, телевизион тамашачылар фикере", - дип белдерде Дворкович.

Ул соңгы берничә елда оештыру комитеты эшен уңай, "5" билгесенә бәяләп булуын билгеләп узды. "Шәһәрләр комфорт, куркынычсызлык, кунакчыллык ягыннан яхшы эшләде. Иң мөһиме - Россия ачык, кунакчыл, дустанә шәһәр икәнен күрсәтте. Без үзебезгә зур җаваплылык алдык. Һәр кунак өчен җаваплы булдык. Чемпионат кунаклары да, безнең гражданнар да канәгать калды" - дип белдерде Аркадий Дворкович.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading