16+

Армиядә хезмәт иткән вакыт эш стажына кертелә?

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен армиядә хезмәт итү срогын эш стажына кертергә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылган.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен армиядә хезмәт итү срогын эш стажына кертергә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылган.

Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Telegram-каналы хәбәр итә

«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — дип белдерде проект авторларының берсе, «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак.

Бүгенге көндә эш стажы 42 елдан ким булмаган ир-атлар һәм стажы 37 ел тәшкил иткән хатын-кызлар вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу хокукына ия. Эш стажына бары тик эштә булган чор һәм больничныйлар гына кертелә.

Яңа закон проекты, кабул ителгән очракта, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. 

Бу тәкъдимне ил президенты Владимир Путин хуплармы икән?

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading