16+

Ашамлыклар фестиваленә килегез!

«Казан» агросәнәгать паркында 29-30 июльдә «Татарстанныкын сайла» форумы кысаларында, республикада икенче мәртәбә ашамлыклар фестиваль-конкурсы үткәрелә.

«Казан» агросәнәгать паркында 29-30 июльдә «Татарстанныкын сайла» форумы кысаларында, республикада икенче мәртәбә ашамлыклар фестиваль-конкурсы үткәрелә.

«Татмедиа» республика агентлыгында кичә узган матбугат конференциясендә «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин таныштырганча, Татарстан предприятиеләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-чәк» номинацияләрендә конкурслар була.
Фестивальнең максаты - «Милли сәүдә маркасы» бренды астында Татарстанның эре предприятиеләре, шулай ук кече һәм урта предприятиеләре җитештергән продукцияне пропагандалау. Җирле продукцияне Россиянең башка төбәкләренә чыгару буенча да нәтиҗәле эшләр башкарыла. Җиңүчеләр үзләренең продукциясен «Милли сәүдә маркасы» («Национальная торговая марка») бренды астында сату хокукы алачак. Татарстан предприятиеләре сыйфатка нык әһәмият бирә, - диде Илсур Сафиуллин.

Фестиваль-конкурс 29 июльдә 10 сәгатьтә ачыла. «Казан» агросәнәгать паркында бу көнне Татарстан предприятиеләренең продукциясен авыз итеп карарга була. Моның өстенә әле бушка концерт та карап кайтасың. Биредә азык-төлек белән беррәттән, сәнәгать товарлары һәм сувенир продукциясе дә сатылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading