16+

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә штраф салмагыз

«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләттермәскә кирәк. Иҗтимагый палата вәкилләре Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинга әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә штраф салмагыз

«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләттермәскә кирәк. Иҗтимагый палата вәкилләре Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинга әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

Еш кына «Ашыгыч ярдәм» машинасы тизлеген арттырырга мәҗбүр. Видеокамералар бу кагыйдә бозуларны теркәп бара. Бәхәсле мәсьәлә килеп туа: ашыгырга да кирәк, ашыксаң, штраф та салалар. Күп очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән аңлашып, бу штрафлар сызылса да, кайбер төбәкләрдә шоферларның хезмәт хакларыннан тотып калалар, ди. Шуңа да Иҗтимагый палата вәкилләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, «Ашыгыч ярдәм» машинасы номерларын махсус базага кертеп, алардан штрафлар түләттермәсәләр, дөресрәк булыр дип саный. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Раяз Фасыйхов, Татарстанның атказанган артисты:
- Махсус сигнал кушылган «Ашыгыч ярдәм» машиналарына, әлбәттә, юл бирәсең. Кеше гомерен сак­лап калу өчен тизлекне арттырыр­га мәҗбүр хезмәткәрләргә штраф салу мәгънәсезлек. Шулай да «Ашыгыч ярдәм» хезмәте машиналарын тикшереп торырга кирәк дип саныйм. Берсендә Мәскәүдә «Ашыгыч ярдәм» хезмәте бөкедән качу өчен сигнал кулланган дип ишеткән идек. Шоферның машинаны үз кирәге өчен файдалану очраклары килеп чыкмасын өчен, әлеге транспортка махсус күзәтеп тору системасы урнаштырыр­га кирәк дип саныйм.

Сәрия Хәбибуллина, «Яңа Гасыр» каналында
мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире:
- Автомобиль йөртүчеләрнең «Ашыгыч ярдәм» хезмәте машиналарына юл бирмәүләре еш күзәтелә. Шуңа да кеше гомерен сакларга ашыгучылар юлда йөрү кагыйдәләрен бозарга мәҗбүрләрдер дә. Моның өчен аларны штрафка тарту гадел түгел. Тик менә штрафлар бетерелгән очракта, «Ашыгыч яр­дәм» хезмәте машиналары чикне узарга тиеш түгел дип саныйм. Ашыгуларның җитди сәбәбе булганда гына штрафларны түләттерми калырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading