16+

Ат спорты буенча хәйрия акциясе уздырыла

16 октябрьдә "Казан" Халыкара ат спорты комплексында ат спорты буенча балалар һәм үсмерләр арасында ярыш, ә инвалид балалар өчен хәйрия акциясе уздырыла.

16 октябрьдә "Казан" Халыкара ат спорты комплексында ат спорты буенча балалар һәм үсмерләр арасында ярыш, ә инвалид балалар өчен хәйрия акциясе уздырыла.

Күңел ачу һәм сәламәтләндерү программасы конкурс һәм атлар биюе буенча ярышларны үз эченә ала. Беренчелектә 2001-2003 елгы балалар һәм 1997-2001 елгы үсмерләр катнашачак. Ярышларның баш хөкемдары - Гөлнара Галиева. Җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләячәкләр, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Моннан кала, ат чабышларына чакырулы Е.Г.Ласточкина исемендәге I-II төрдәге махсус (коррекцияләү) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе укучылары өчен уеннар һәм эстафеталар оештырыла. Балалар шулай ук атларда йөри алачак. Ярышлар 14:00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading