16+

Алла сакласын! Әти кеше кызын бишенче каттан ыргыткан

Баланың гомерен кар көрте коткарып калган.

Баланың гомерен кар көрте коткарып калган.

7 февраль көнне Казанның Юдино бистәсендә яшәүче, үз-үзен белештермәгән хәлдә булган ир үзенең 2 яшьлек кызын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз кар көрте өстенә килеп төшкән, бары шул гына аның гомерен саклап калган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, янәсе, ир-атка фатирда янгын чыккан дип уйлаган. Шуңа күрә ул балаларны тәрәзәдән ыргытып коткарырга булган.

Хәзерге вакытта ир-атны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Мash Iptash телеграмм каналы хәбәр иткәнчә, гаилә яшәгән фатирда өч бала булган. Аларын әниләре саклап калган. Иң кечкенә балага берничә атна гына. Күршеләре әйтүенчә, гаилә әлеге фатирны арендалап яши.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итүенчә, баланы ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә китерәләр. Табиблар аның кулы сынуын һәм баш мие җәрәхәтләнүен ачыклый.  

Әлеге коточкыч хәл буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының балигъ булмаганны үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта ир-ат тоткарланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул исерек хәлдә булган. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading